Һәр мөселман кешесе өчен көтеп алган, тәкъвалык ае булган Рамазан ае да ахырына якынлашты.
Бу айда районыбызның бер генә мәчете дә буш тормады: аларның һәркайсында ифтар мәҗлесләре оештырылды, тәравих намазлары укылды.
Карамалы авылында да күркәм итеп ифтар ашы уздырылды. Игелекле авылдашлар көче белән әзерләнгән мул табыннар артына дин кардәшләребез җыелды, сый-нигъмәтләр белән сыйланды, тоткан уразалар, уздырган ифтарлар кабул булсын дип, илләребезнең тынычлануын теләп догалар укылды.
Карамалы авылы имам-хатыйбы Әнис хәзрәт үзенең вәгазендә Рамазан аеның кыйммәтләренә, ураза тотуның асылына тукталды.