27.06.2026
В Мире

«Калеб. Яңа сулыш»: Казанда татар мәдәниятенең яңа буыны тәкъдим ителә

28.03.2026 12:36

31 мартта Камал театрының универсаль залында «Калеб. Яңа сулыш» концерты узачак. Чара заманча татар мәдәниятенең актуаль юнәлешен билгеләүче яшь сәнгать эшлеклеләрен тәкъдим итүгә багышлана.

«Калеб» яңа буын җыены язгы концерт тәкъдим итә. Анда яшь җырчы, композитор, шагыйрь, биюче һәм рәссамнар катнашачак. Сәхнәгә «Калеб» проектлары буенча тамашачыга таныш башкаручылар да, бу кич алар өчен дебют булачак яңа исемнәр дә чыгачак.

Тамашачылар яшь талантларның эшләрен күрә алачак, музыка, шигърият һәм хореография өлкәсендә яңа исемнәр белән танышачак.

Вокалистлар: Татарстанның атказанган артисты Татьяна Ефремова, Алмас Хөсәенов, Рамил Әйметдинов, Элина Сафина, Динар Шәрәфетдинов, Тимур Мусин, Аделина Закирова, Руслан Габбасов, Илзирә Сираҗиева, Айгиз Хәйдәршин, Гүзәл Габбасова, Рөстәм Хөсәенов, Зәлинә Шакирова, Илүзә Вәлиуллова, Инсаф Ганибаев.

Шагыйрьләр: Дания Нәгыйм, Гүзәл Закирова, Айгөл Хәбибрахманова, Адилә Әхмәтҗанова, Азат Валиев, Рүзәлия Шакирова, Зөләйха Камалова.

Композиторлар: Айдар Абдрахимов, Айдар Ниязов, Рузия Кәлимуллина, Рената Корнилова, Фәрхәд Бәхтияри.

Биючеләр: Камилә Галиева һәм Альбина Ногманова.

Музыкаль бизәлешне Карим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры башкара. Дирижер – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тинчурин театрының баш дирижеры Ильяс Камал.

Режиссёр – Т.А.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова; сценарий авторы – Рүзәл Әхмәдиев; проект кураторы – Лилия Гәрәева.

Проект «Калеб» яшьләр берләшмәсе тарафыннан Казан шәһәре Мэриясе һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар теле һәм Татарстан Республикасы халыклары вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.

Билгеле булганча, Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Персонально

Украинский взвод уничтожили российские военнослужащие при освобождении населенного пункта Новоскелеватое
Первая летняя смена для детей из Лисичанска и Рубежного завершилась на Черноморском побережье
Боец ВСУ пригрозил расправой журналистам, вскрывшим нарушения в «Скале»
Выбрасываете деньги на ветер? Эти неочевидные вещи можно мыть в посудомойке!
Британский король Карл III заявил, что не будет жить в Букингемском дворце
Турецкий зигзаг
Песков: Путин и Лукашенко не будут делать заявлений по итогам встречи
Азиатско – Тихоокеанский банк: как защититься от телефонных мошенников.
Департамент образования: 17 тысяч школьников сдадут ЕГЭ в резервные дни
Зеленский: Киев подписал соглашение с Германией о закупке 600 ракет для Patriot

Теги