Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Белоруссиягә сәфәре вакытында Минскиның «Коммунарка» кондитер фабрикасында җитештерелгән конфетлары турында сөйләгәннәр.
Әлеге видеоны Республика Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова тәкъдим итте.
Конфетлар совет ГОСТы буенча җитештерелә. Миңнеханов конфетларның берсен ачканда анда алкоголь барлыгын ишетеп, аны татып караудан баш тартты.