10.07.2026
Персонально

«Геройлар янәшә» әдәби бәйгесенә гаризалар кабул ителә

10.07.2026 10:15

Һәр язма йөрәк аша узсын! Махсус хәрби операция турында язган кеше иң элек җаваплылык турында онытмасын. “Татар-Информ”да Татарстанның китап нәшрияте һәм «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән бергә оештырылган “Геройлар янәшәдә” бәйгесенә багышлаган очрашуда Россия язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе Николай Иванов әнә шулай диде. Офицер-десантчы, хәрби бәрелешләрдә катнашкан һәм журналист, 30дан артык сугыш темасына китап язган кеше буларак әйтер сүзе күп аның.

– Китапны төрлечә язарга була. Әмма сезнең сүзләрегез дөрес һәм ышандырырга тиеш. Махсус хәрби операция зонасында күп булдым. Андагы егетләр өчен оекбаш та, тушенка да кирәк түгел. Аларга туган яктагы хәлләр кызык. Бервакыт мин шунда чагында бер егетнең кулына газета килеп керде. Ул аны укый башлады. Анда шул егет торган урамга яңа су колонкасы куйганнарын язганнар. Ул шуны күрде дә шатлыгыннан нишләргә белмәде. Алар өчен мондагы хәлләр бик мөһим, – ди Николай Иванов. – Әгәр инде андагы хәлләр турында халыкка җиткерергә алынгасың икән, ишеткәнне генә язарга кирәкми. Үзең барып күрү яхшырак. Синең китабыңда андагы хәлләр, күренешләр дә керергә тиеш. Әле безнең СВОдагы күтәрелмәгән темалар күп. Тагын шуны бар – китап язарга алынган кеше әзерлекле булырга, барлык мәгълүматны өйрәнергә тиеш.

Башкортстан язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов үзләре шефлык итүче шәһәрләргә ярдәм илткәндә һәрвакыт бер язучы һәм бер журналистка да урын табабыз, ди.

– Синең язмаң башкаларын уйландырырга, күңелләрен кузгатырга тиеш, – ди ул.

Россия язучылар берлегенең җаваплы сәркатибенең төбәк сәясәте һәм иҗади сораулар буенча урынбасары Елизавета Хапланова әйтүенчә, бер солдат язмышы аша ил язмышы турында әйтеп була, ди ул.

– Мин еш кына очрашуларга йөрим. Шунда бер егетнең шигырьләремне тыңлап утырганын күреп алдым. Аның күзләре мөлдерәмә тулы яшь иде. Шул караштан да күпме әйбер иҗат итәргә була, – ди ул.

Мәскәү кунаклары алга таба да үз киңәшләрен бирергә вәгъдә бирде. Алар бу бәйгене оештыручыларны мактады. “Россиядә аерым СВОга багышланган мондый бәйге башка юк. Без дә үткәрәбез. Әмма без булган бәйгегә номинация генә өстибез”, – диде алар.

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов сүзләренчә, әлеге бәйге быел икенче мәртәбә уза.

– Әлеге бәйге Татарстан Рәисе ярдәме белән үткәрелә. Аның приз фонды да зур”, – диде ул.

Бәйге рус һәм татар телләрендә «Повесть», «Хикәя», «Поэма яки шигырьләр циклы», «Очерк», «Роман» номинацияләре буенча үткәрелә. Конкурста катнашырга теләүчеләрдән гаризалар, «Роман» номинациясеннән тыш, 2025 елның 24 декабреннән 2026 елның 1 августына кадәр «Геройлар янәшә» – «Герои рядом» патриотик юнәлештәге ачык әдәби бәйге» билгесе белән түбәндәге электрон почта адресына кабул ителә: Этот адрес электронной почты защищён от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра.. «Роман» номинациясе буенча гаризалар 2025 елның 24 декабреннән 2026 елның 15 октябренә кадәр кабул ителә.

Конкурска 2026 елның 9 декабрендә нәтиҗә ясау планлаштырыла. 2026 елда бәйгенең гомуми приз фонды 6 640 000 сум тәшкил итә.

«Повесть», «Хикәя», «Поэма яки шигырьләр циклы» һәм «Очерк» номинацияләрендә җиңүчеләрнең әсәрләре социаль әһәмияткә ия әдәбият исемлеге кысаларында — 2026 елда, «Роман» номинациясендә җиңүчеләрнеке 2027 елда басылып чыга

Узган ел бәйгегә барлыгы 136 эш җибәрелгән. Катнашучылар 27 шәһәрдән булган, шул исәптән республикадан читтәге Мәскәү, Ульяновск, Новосибирск, Красноярск шәһәрләреннән дә авторлар активлык күрсәткән.

«Роман» номинациясендә: I урын — 500 мең, II урын — 340 мең, III урын — 300 мең сум, шулай ук 58 мең сум күләмендә өч кызыксындыру премиясе каралган.

«Повесть» номинациясендә: I урын — 300 мең, II урын — 200 мең, III урын — 150 мең сум.

«Хикәя» номинациясендә: I урын — 120 мең, II урын — 70 мең һәм III — 55 мең сум.

«Поэма яки шигырьләр циклы» номинациясендә: I урын — 150 мең, II урын — 100 мең һәм III урын — 70 мең сум.

«Очерк» номинациясендә: I урын — 120 мең, II урын — 70 мең һәм III урын — 55 мең сум.

Персонально

Сотрудники ТЦК похитили священника канонической УПЦ на западе Украины
Boeing RC-135W Rivet Joint выполнил разведывательный полёт у Крыма
Эксперт рассказал, какие ошибки чаще всего допускают хозяева питомцев в летних путешествиях
«Геройлар янәшә» әдәби бәйгесенә гаризалар кабул ителә
Экс-постпред США Даалдер: саммит в Анкаре стал провалом европейского лидерства
Комик Слепаков заочно арестован и объявлен в розыск
В Татарстане сократили сроки подачи заявок на конкурс «Лучшая муниципальная практика»
УВД Харьковской области обвинило певца Пивоварова в финансировании ВСУ
Стали известны даты школьных каникул на 2026/27 учебный год
Захарова: Берлину пора остановить войну руками Киева

Теги