19.06.2026
Человек и Закон

Россия Президенты Казанда Малайзия Премьер-министры белән очрашты

18.06.2026 02:31

Россия Президенты Владимир Путин Россия — АСЕАН саммитында катнашу өчен Казанга килгән Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим белән очрашты. Бу хакта Кремль матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Очрашу Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды.

«Малайзия — Россиянең Азия-Тын океан төбәгендә күптәнге һәм ышанычлы партнёры. Безнең үзара хезмәттәшлек бер-беребезнең мәнфәгатьләрен исәпкә алуга һәм бер-беребезне хөрмәт итү принципларына корылган», — диде Россия лидеры.

Владимир Путин хәбәр иткәнчә, 2025 ел нәтиҗәләре буенча илләр арасында товар әйләнеше 12,9 процентка арткан.

«Мәгариф, фән, технологияләр, туризм һәм гуманитар багланышлар өлкәсендәге уртак эшкә дә зур әһәмият бирәбез. Бүгенге әңгәмә кысаларында күп планлы Россия-Малайзия мөнәсәбәтләренең өстенлекле мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен яхшы мөмкинлек бар», – дип белдерде дәүләт башлыгы.

Персонально

РИА «Новости»: Султан Брунея Болкиах лично управлял Boeing 747 по пути в Казань
Мантуан надеется на Энрике и Сантоса в ЧМ-2026 для победы Бразилии
Алексей Текслер: «Южный Урал становится привлекательным для отдыха и путешествий»
Роскачество назвало три ловушки, которые превращают кредит в долговую яму: рассрочка — не подарок
В селе Альвидино идет подготовка к фестивалю «Элбэдэн»
Турция предложила площадку для продолжения диалога по украинскому урегулированию
Крым прорабатывает новые источники поставок топлива на полуостров
Вайцеховская назвала наиболее логичный вариант допуска российских фигуристов к турнирам
На обходе Нижнекамска и Челнов трассы М12 появилась разметка «Держи дистанцию»
Африканский корпус ликвидировал двух боевиков на мотоцикле в регионе Мопти 18/06/2026 – Новости

Теги