18.06.2026
Персонально

Миңнеханов белән Малайзия премьеры туры авиаэлемтә ачу мөмкинлеге турында сөйләште

17.06.2026 04:21

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанга АСЕАН саммитында катнашу өчен килгән Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәламләү сүзе башында Рөстәм Миңнеханов Малайзиягә эш сәфәрләре һәм очрашуларны «җылылык белән» искә алуын билгеләп үтте. Аерым алганда, 2024 елда Куала-Лумпурда «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең күчмә утырышы уңышлы узды.

ТР Рәисе кунакка 2025 елда «Россия – ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында шәхсән катнашуы, шулай ук агымдагы елда форумда Малайзия делегациясенең актив эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде. Туризм буенча Россия-Малайзия эш төркеменең 3 нче утырышы, Россия-Малайзия түгәрәк өстәле узды, Малайзия стенды оештырылды, дип яза Татар-информ.

«Татарстан Россия-Малайзия хезмәттәшлеген үстерүдә актив катнаша. Без даими рәвештә делегацияләр белән алмашабыз. Ил короленә иң изге теләкләремне җиткерүегезне сорыйм», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Яклар арасындагы хезмәттәшлек өчен өстенлекле юнәлеш – сәүдә-икътисади һәм инвестицион хезмәттәшлек. 2024 елда товар әйләнеше яхшы үсеш күрсәтте, әмма хәзерге вакытта өлешчә кимү теркәлгән. 2026 елның беренче кварталына үзара сәүдә күләме якынча 8,8 млн АКШ доллары тәшкил итә.

«Татарстан, куәтле сәнәгать потенциалы булган экспортка юнәлтелгән төбәк буларак, продукциянең иң киң спектрын китерергә әзер. Уртак инвестицион проектлар өстендә активрак эшләргә кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

«Мин монда булуыма бик шат. Путин әфәнденең бу саммитны нәкъ менә Казанда уздырырга карар кылуына шатмын», – дип билгеләп үтте Малайзия Премьер-министры.

Очрашу барышында яклар Казан белән Малайзия арасында туры рейслар ачу мөмкинлеге турында фикер алышты. «Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча ислам оешмасы Казанны быел ислам дөньясының мәдәни башкаласы дип игълан итте. Туры элемтә ярдәмендә Малайзиядән күбрәк туристлар сезнең республиканы күрә алыр иде», — дип ассызыклады Әнвәр Ибраһим.

Персонально

В селе Альвидино идет подготовка к фестивалю «Элбэдэн»
Турция предложила площадку для продолжения диалога по украинскому урегулированию
Крым прорабатывает новые источники поставок топлива на полуостров
Вайцеховская назвала наиболее логичный вариант допуска российских фигуристов к турнирам
На обходе Нижнекамска и Челнов трассы М12 появилась разметка «Держи дистанцию»
Африканский корпус ликвидировал двух боевиков на мотоцикле в регионе Мопти 18/06/2026 – Новости
Porsche Cayenne, который изъяли у семьи экс-мэра Бугульмы, куплен за 5,6 миллиона рублей
Обломки БПЛА повредили объект на территории рынка «Садовод» в Москве
Фобос прогнозирует грозы и дожди в Москве до конца июня
МИД о мирных предложениях Украины: переговоры невозможны

Теги