18.06.2026
Персонально

Татарстан елгаларында суның биеклеге сизелерлек күтәрелүе теркәлгән

06.04.2026 03:11

Татарстан Республикасында язгы ташу дәвам итә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, соңгы тәүлектә Зөя елгасында һәм аның кушылдыкларында су биеклегенең интенсив рәвештә күтәрелүе (73 сантиметрдан алып 155 сантиметрга кадәр) теркәлгән, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Кама алды елгаларында су – 15-68 сантиметрга, ә Туйма елгасында 111 сантиметрга күтәрелгән.

Кама аръягында да шундый хәл күзәтелә: күпчелек елгаларда су 17-87 сантиметрга күтәрелгән. Кече Чирмешән елгасында (+124 сантиметр) һәм Актай елгасында (+227 сантиметр) суның интенсив рәвештә күтәрелүе күзәтелә. Шул ук вакытта, Мәллә, Минзәлә һәм Ык елгаларында су, киресенчә, бераз кимегән – 24-39 сантиметрга.

Суның интенсив рәвештә күтәрелүе нәтиҗәсендә тугайларны су баскан. Мәсәлән, Приозерная авылы янында, Кече Чирмешән елгасында су ярларыннан ташып чыккан һәм елга тугае бер метр су астында калган. Шундый ук хәл Чүти авылы янында, Гөбенә елгасында да күзәтелә.

Персонально

Обломки БПЛА повредили объект на территории рынка «Садовод» в Москве
Фобос прогнозирует грозы и дожди в Москве до конца июня
МИД о мирных предложениях Украины: переговоры невозможны
Врач Турская назвала способы защиты от энтеровируса во время купания
Генштаб ВСУ отказался признать вину за удар по автобусу с детьми
Экономист Разуваев попросил разъяснить Росстат рост средних зарплат в Москве
Яшьлек аланы (17.06.26)
Минниханов встретил премьер-министра Лаоса в аэропорту Казани
Путин прилетел в Казань на саммит АСЕАН
Миңнеханов белән Малайзия премьеры туры авиаэлемтә ачу мөмкинлеге турында сөйләште

Теги