Татарстанның Лениногорск районында иң күп балалы гаиләләр өчен яңа бер тапкыр бирелә торган түләү кертелгән. Район башкарма комитеты карары нигезендә, 10 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр 100 мең сум ала алачак. Беренче түләүләр 8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә туры китереләчәк. Бу хакта ТНВ хәбәр итә.
Әлеге ярдәмне алу өчен гаилә Лениногорск районында кимендә бер ел яшәгән булырга, гаилә составы рәсми расланырга һәм ата-ана хокукыннан мәхрүм ителү очраклары булмаска тиеш.
Ел дәвамында мондый түләүне ике гаиләдән дә артык ала алмаячак. Кабат мөрәҗәгать итү мөмкинлеге биш елдан соң гына бирелә.
Район хакимияте әлеге башлангычның максаты итеп гаилә институтын ныгытуны һәм күп балалы гаиләләрнең абруен күтәрүне атаган.