Тәҗрибәсез журналистлар “Җаның ни тели, барысы да бар иде” дип арттырып язарга ярата. Алай ук түгел инде, җәмәгать.
Быел Сабада язгы ярминкәнең урыны үзгәрде: халык “кызыл базар” элегрәк үткәрелгән урынга – мәдәният йорты каршындагы мәйданга чыкты. Якын да, көне дә җылы, кояшлы булгач, кеше күп иде.
Кулланучыларга авыл хуҗалыгы предприятиеләре, урманчылар, шәхси эшмәкәрләр, фермерлар, үзләре җитештерүчеләр тарафыннан төрледән-төрле продуктлар, товарлар тәкъдим ителде. Мондый очракта тәҗрибәсез журналистлар “Җаның ни тели, барысы да бар иде” дип арттырып язарга ярата. Алай ук түгел инде, җәмәгать. Эшмәкәрләр тере маллар, кош-кортлар алып килгән елларны онытмыйк. Шәхсән үзем балык, йомырка күрмәдем. “Калхуз”ларга зур рәхмәт. “КамАЗ” “КамАЗ” ашлык алып килгәннәр. Башта капчыкларга тутырырга кирәк бит әле. “Анысын тутырасың инде. Сатылмаса, кире бушатуы читен”, – диделәр төяүчеләр. Ашлыкның барлык төрен 12 сумнан саттылар. 2023 елда арпаның килосы –8, бодай 12 сум булган. Ярминкә хакына дигән булып, шул ел бәясенә чигенеш ясасак....., тфү-тфү, авызымнан җил алсын, әйтеп кенә бактым.
Болай, ярминкә уңышлы барды. Лесхоздан килгән әллә 4, әллә 5 прицеплы “КамАЗ”дагы агачның бәясе 19500 сум иде.Шуны алып бетергәннәр. Кисеп-ярып турасаң, биш кышлык мунча утыны чыга. Әле базар башланып кына килә, ә райпо сатучысы Марсилә Әлмиева инде бер түшкә тана итен сатып та бетергән иде. “Бик яхшы, мәрмәр ит иде бу юлы. Әле менә сәгать ничә, 650 сумнан сатып бетердек. Ите дә матур, үзем дә матур бит. Мәш килеп алдылар” ,–диде ул. Кызыл Мишәдән “Хуҗабикә” цехы продуктларын – ярымфабрикатлар, кәтлит, пилмән, манты, өлеш кебек ит ризыклары белән дус булсаң, үзең әзерлисе дә юк. Юлия Хафизова андый сүзне күп ишетте ул көнне.
Ярминкәдән көндезге чәйгә “Саида” прәннекләрен дә алып кайтмакчы идём – барып чыкмады. Өч тапкыр әйләнеп килсәм дә, озын чират бетмәгән булып чыкты.