20.06.2026
Человек и Закон

Белгеч икмәктәге ризык өстәмәләренең ни дәрәҗәдә зыянлы булуын аңлатты

11.02.2026 15:10

Икмәк пешерү тармагында рөхсәт ителгән өстәмәләрнең күбесе табигый матдәләрдән торып, үсемлек һәм җиләк-җимеш составына керә.

Мәсәлән, уксус кислотасы, сөт кислотасы, лактатлар микробларның ризыкны зарарлавын акрынайта, ә аскорбин кислотасы һәм аскорбатлар камырның сыйфатын яхшырта.

Икмәк пешерү сәнәгате фәнни-тикшеренү институты директоры Марина Костюченко “aif ru” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән. Икмәк җитештерүдә яраклылык вакытын озайту өчен кайбер консервантлар да кулланылырга мөмкин. Әмма аларның исемлеге бик кыска.

“Консервантлы икмәк ашыйсы килмәсә, яраклылык вакыты кыска булганын сайлагыз. Саклау срогы 3-6 ай икән, мондый икмәктә консервантлар бар, димәк”, – дип билгеләп үткән белгеч. Глютенсыз икмәктә өстәмәләр күп. Аны аксымы, витаминнары һәм азык җепселләре аз булган кукуруздан, дөге оны һәм крахмалдан пешерәләр. Шуңа күрә җитештерүчеләр мондый икмәк пешергәндә азык өстәмәләрен күбрәк куллана.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Персонально

Жену премьера Испании отправили под суд и запретили покидать страну
А вы бы хотели воссоздания СССР?
Останкинский суд признал продажу боеприпасов онлайн запрещенной информацией
Популярная актриса высказалась о новых угрозах Зеленского: С каждым днём всё наглее
Психолог Гончарова назвала признаки синдрома «загнанной лошади»
Готовы к сдаче: новая информация из Славянска переломила ход боев
Сборная США победила Австралию 2:0, лидируя в группе D
РИА «Новости»: Султан Брунея Болкиах лично управлял Boeing 747 по пути в Казань
Мантуан надеется на Энрике и Сантоса в ЧМ-2026 для победы Бразилии
Алексей Текслер: «Южный Урал становится привлекательным для отдыха и путешествий»

Теги