08.05.2026
Персонально

Татарстанда Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә аталган урамнарны ремонтлыйлар

08.05.2026 13:11

Бөек Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү елында Татарстанда Бөек Ватан сугышы геройлары яки вакыйгалары хөрмәтенә аталган урамнарны ремонтлау дәвам итәчәк. Эшләр тагын 18 объектта башкарылачак, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ».

Узган ел республикада юл эшләре 17 объектта башкарылган. Быел Казанда — Маршал Чуйков һәм Карбышев урамнары, Чаллыда Муса Җәлил проспекты ремонтланачак. Түбән Камада Җиңүнең 30 еллыгы урамына капиталь ремонт ясарга ниятлиләр.

«Бөек Ватан сугышы геройлары һәм вакыйгалары хөрмәтенә аталган урам исемнәре шәһәр мохитен батырлык елъязмасына әверелдерә. Алар картадагы нокталарны бәйләп кенә калмый, ә Җиңү өчен көрәшүчеләрне искәртеп, үткәннәр белән бүгенге көнне тоташтыра. Бу хәтерне саклау һәм ветераннарга хөрмәт күрсәтү – безнең уртак тарихыбызның аерылгысыз өлеше», — дип билгеләп үтте ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин.

Юл инфраструктурасын ремонтлау һәм төзекләндерү «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты, шулай ук федераль һәм төбәк бюджетыннан финанслана торган башка программалар буенча башкарыла.

Республикада илкүләм проект буенча гомуми озынлыгы 200 чакрымнан артык тәшкил иткән юллар ремонтланачак.

Персонально

Историк рассказала, как нацисты использовали советских детей
Париж принял "Бессмертный полк": сотни вышли с флагами СССР
Татарстанда Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә аталган урамнарны ремонтлыйлар
Прокуратура Новосибирска проверит поздравительные баннеры с орангутаном к 9 Мая
Казанским автомобилистам рекомендовали пересесть на общественный транспорт в майские праздники
Спикер Госсобрания Алтая Эжер Ялбаков принял участие в торжественном открытии памятника «Благодарный Город-герой Ленинград – жителям Горного Алтая»
92 миллиона рабочих мест — под нож, 170 миллионов — на старт: кто выиграет гонку с ИИ, а кто останется за бортом?
"Встречались и не подошли друг другу": Марат Яруллин прокомментировал разрыв с Ильмирой Нагимовой 08/05/2026 – Новости
Песков анонсировал беседу Путина с Лукашенко
На мемориалах в Татарстане появятся QR-коды с архивными материалами об бойцах СВО

Теги